Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда кечкенә балалар өчен компенсация алуның яңа тәртибе гамәлгә кертелә

1 июльдән Татарстанда сабые балалар бакчасына йөри торган әти-әниләр компенсацияне электрон юл белән генә рәсмиләштерә алачак.

Бу хакта Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. Матбугат вәкилләре очрашуы халыкка социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә электрон хезмәтләрне популярлаштыруга багышланган иде.

Министр сүзләренчә, республикада балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче 200 меңләп ата-ана субсидия ала. Гадәттә, алар − эшли торган 35 яшькә кадәрге кешеләр һәм барысы да, актив рәвештә, интернеттан файдалана, дип билгеләп үтте Эльмира Зарипова. “Әлеге системаның иминлеге дәүләт дәрәҗәсендә сакланыла”, - дип вәгъдә бирде министр һәм әти-әниләрне электрон гариза бирү системасын ныклап өйрәнергә өндәде.

“Әлеге хезмәт ярдәмендә гаризаларны ирекле рәвештә, ягъни өйдән чыкмый гына да бирергә мөмкин булачак”,- диде ул.

Субсидияләр алуга гариза бирү өчен Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинет булдырырга кирәк. Шуннан соң Россия Федерациясенең дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет булдырып, персональ мәгълүматларны саклау шарт. Бу Иденфикация һәм аутенфикация бердәм системасында авторизация өчен кирәк. РФ дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүне раслый торган СМС-хәбәр килгәннән соң, Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирү мөмкин булачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus