Татарстанда балыкчыны ток суккан
Урыссу хастаханәсенә электр җәрәхәтеннән соң бик нык пешкән балыкчы китерелгән. Фаҗига район үзәгенә якын урында булган.
Ир кеше зур булмаган сулык ярына, югары вольтлы линия астына утырган. Кармак белән саксыз селтәнеп, электр тапшыру линиясенә тигән һәм аны ток суккан. Тәне алтмыш биш процент дәрәҗәдә пешкән. Бу хакта “Ютазы таңы” газетасы хәбәр итә.

"Бу районда беренче генә очрак түгел. Үтенечле рәвештә киңәш итәбез – югары вольтлы электр үткәргеч линияләр астында балык тотмагыз, балыкка ялгызыгыз йөрмәгез, электр үткәргеч линия терәкләренә менмәгез. Андый очракларда дугадан да, токтан да җәрәхәт алу куркынычы бар. Әлеге ир кеше, күрәсең, кармак буйлап узган токтан җәрәхәт алгандыр", - дип сөйләгән районның баш табибы Ренат Фатыйхов.