Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Урта Пәнәчедә - Җыен

Зәйдә күп авылның үз бәйрәме бар. Бу шимбәдә сәвәләйлеләр “Боламык”ны билгеләп узса, Урта Пәнәче үз якларына гына хас Җыенны  бәйрәм итте.

Урта Пәнәчедә Җыен гадәттә җиләк пешкән чорда Шәрә тау итәгендә оештырыла. Бәйрәм үтәсе урын  утыргычлар урнаштырылып, койма белән әйләндереп алынган. Аның тирәсенә утыртылган агачлар шактый үсеп килә.  Җиләктән авыз итү, балачак дусларың белән очрашу, аралашу, хәл-әхвәл белешү, бәйгеләрдә көч сынашу кемгә генә еллык рухи азык, күңел күтәренкелеге өстәми икән?! Җыен керәшеннәрнең татар атнасы башланган көндә Ашыт җыены буларак бәйрәм ителгән.  Анда тамаша кылу гына түгел, үзеңне төрле бәйгеләрдә сынау, нәрсәгә сәләтле булуыңны күрсәтү дә сорала.

Халыкны бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, Зәй керәшен җәмгыяте рәисе Иван Яковлев килде. Җыенга күрше-тирә авыллардан. Зәй, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән дә шактый кеше килгән иде. Бәйрәм халыкның  уртак көче белән уздырыла. Ата-бабадан калган әлеге гадәтне яңартуга, аның җанландыруга Шамил Сәлахов зур өлеш кертә. Якташ Альберт Петров елның-елында химаячелек күрсәтә, җирлек, “Зәй” агрофирмасы да матди булышлык итә.

- Акчалата да, әйберләтә дә булышучылар күп булды, барысын да санап бетерерлек түгел, аларның һәрбарчасына рәхмәтлебез. Алып баручы, җырчыларны Чаллы  шәһәреннән чакырттык, бәйрәм ел да шулай күп халык катнашында җылы һәм күңелле уза, бүләкләр мулдан була, - ди җирлек башлыгы Мөнир Туктаров.

Авылның үзенә генә хас бәйге-уеннары бар. Җыен мәйдан тотасы урыннан читтә булган ат чабышыннан башланды. Ат чабышы да спонсорлар булышлыгы белән оештырыла. Чабышка Азнакай, Әлмәт, Мөслим, Актаныштан шактый атлар килгән иде. Ат чабышының төп спонсоры Хәйдәр Мәрдамшин да узышка үзенең атларын куйган. Алар Зәй узышларыннан ким булмады. Ат ярышларыннан соң халык төп мәйданга агылды. Алып баручының теле телгә йокмый: ул авылда яңа туган сабыйлары булган гаиләләрне, яшь гаиләләрне, озын-озак гомер итүчеләрне мщйдан уртасына чакырып хөрмәтләде. Кечкенәләр бил алышын яшүсмерләр, аннан өлкәннәр дәвам итте. Мәйдан уртасында кашыкка йомырка кабып йөгерделәр, ир-атлар көянтә-чиләк белән су ташыды, ду китереп чүлмәк ватты, агач атка атланып, чаңгы киеп чапты. Фермер Миңнеханов бәйрәмгә шактый үрдәк балалары биргән булган. Бәйрәмнең иң кызык мизгеле әнә шул кош-кортларга бәйле бәйге булды. Үрдәкләр башына кыршау кигертәсең икән, ул синеке була. Әлеге бәйгегә су буе чират тезелде. Кемнәрдер бер юлы - ике, хәтта дүрт үрдәкле булды. Әйбер кисү  өчен малай-кызлар чиратка тезелеп басты. Шунысы игътибарга лаек, уеннарга бары тик олыларны гына кертәләр биредә. Гөлнур Морозова белән Светлана Маракина уеннарны эзлекле һәм оста итеп алып бардылар.

Көрәшне исә халык тын да алмый карады. Олылар арасында бил алыш 80 килограмм һәм аннан авырраклар арасында оештырылды. Бил алышка Петр Комаров хөкемдарлык итте. Җыенның баш батыры булып Чаллыдан килгән кунак, “копченыйлар” нәселеннән булган  Илдар Хәмитов калып, ул тәкә һәм печән чабу инвентарена лаек булды.

Җыен кичке уен буларак дәвам итте халык тиз генә мәйданнан таралмады.                                                                                

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus