Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Йола-гадәт җанлана (Фоторепортаж)

Сәвәләйдә яшьләр бәйрәме - "Боламык"ка шактый кеше җыелды. Керәшен авылларында җәен яңгырлар яумаганда, Аллаһ Тәгаләдән мәрхәмәтлелек, җиргә шифалы яңгырлар сорап, табигать кочагына изге урынга чыгып, боламык пешерү йоласы бар. Мәҗүсилек чорыннан килгән бу йола Сәвәләйдә дә сакланган. Ел саен ук булмаса да, авыл өлкәннәре  су буенда, чишмә янында, казан асып, боламык пешерәләр. Татарстанның халык артисты Виталий Агапов әлеге мәгънәле йоланы яңадан торгызды һәм җанландыра бара. "Боламык" бу шимбәдә Сабантуй бәйрәме кебек мәдәният йорты янында узды. Сәвәләйлеләрне Бәйрәм белән район башлыгы исеменнән аның урынбасары Валерий Акатьев котлады Һәм “Зәй шикәре” агрофирмасы “Сәвәләй” бүлекчәсенең иң яхшы эшләгән кыр батырларын бүләкләде.

Аннан бәйрәм узган мәйдан уртасында бер-бер артлы ярыш-бәйгеләр узды. Кашыкка Йомырка салынган кашык кабып йөгерделәр, капчык белән сугыштылар, кул көрәштерделәр. Бил алыш исә бәйрәмнең йөзек кашы булды. Бәйге-ярышлар, бил алышлар  керәшен фольклор ансамбльләре чыгышлары белән аралашып алып барды. Быелгы бәйрәмгә  Виталий Агапов һәм аның иҗат төркеменнән тыш, шактый  керәшен фольклор ансамбльләре килгән иде.  Алар арасында Чаллы, Алабуга һәм Самара шәһәрендә эшләп килүчеләре дә бар. Самарада бердәнбер керәшен авылы –Назаровка бар икән. Әлеге авылдан “Нәтүкәй” ансамбле килде.

-Безнең авылда да ел саен "Боламык" ны бәйрәм итәбез, безнең өчен традиция – ул тормышыбызның бер кисәге, ул буыннан-буынга тапшырыла, - ди ансамбль җитәкчесе Ульяна Веселова.

Ансамбльләрнең киемнәре, аларның җете төсләреннән күзләр камашты. Тамакса, дәүәтләрнең көмеш тәңкәләре чыңлавы җырлы биюгә тагын да матур төсмер өстәде. Кыскасы, фольклор ансамбльләр чыгышын тыңлап, карап туйгысыз булды.

Бу көнне исә мәйдан уртасында бәйрәмнең төп ризыгы боламык пеште. Сәвәләйлеләр, кунакларны бәйрәм ризыгыннан авыз иттерде.

Күп милләтле Зәйдә шул рәвешле төрле милләт халкы бәйрәмнәре гөрли. Мәдәният, тел алышып, дус-тату яши зәйлеләр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus