Әлмәт янында завод төзелә
Көньяк Корея компаниясе Apollo Әлмәт янында 10 млн долларга завод төзи.
Ул ел азагына кадәр ачылырга тиеш. Анда нефть-химия предприятиеләре өчен арматура җитештереләчәк.
Завод “Татнефть”нең бер производство мәйданчыгы территориясендә төзелә. Башта заводны Казан янында төземәкче булганнар. Аннары “Татнефть”тән тендер откач, аны биредә төзергә булганнар. Кореялылар предприятиене гадәти салым режимында, ташламаларсыз теркәргә җыена.