Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки муниципаль район советы утырышында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр турындагы мәсьәлә каралды

22 июньдә  өченче чакырылыш муниципаль район советының җиденче утырышы булды. Аны район советы рәисе Александр Никошин алып барды.

Утырышта беренче итеп район бюджетына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә каралды. Бу хакта депутатлар район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин мәгълүматын тыңладылар.

Аннан соң районда конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы һәм ижтимагый хәвефсезлекне тәэмин итү буенча бурычлар турындагы мәсьәләне карауга күчтеләр. Доклад белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова чыгыш ясады. Доклад буенча фикер алышуларда район мәдәният бүлеге начальнигы Рәсимә Гайфуллина, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе полиция начальнигы вазыйфаларын башкаручы Александр Макаров, Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәве настоятеле, район благочинные Андрей Зиньков, Карга авылы имам-хатыйбы Ирек Сәләхиев катнаштылар.

Депутатлар 2016-2018 елларга кабул ителгән “Әлки  муниципаль районы авыл яшьләре” максатчан программасының ничек үтәлүен дә тикшерделәр. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Айрат Вәлиев чыкты.

Утырышта шулай ук район Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турындагы мәсьәлә каралды. Бу хакта муниципаль район советының юридик бүлеге начальнигы Динара Җәләлова чыгышы тыңланды.

Район советы утырышында башка оештыру мәсьәләләре дә тикшерелде. Тикшерелгән һәр мәсьәлә буенча карарлар кабул ителде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus