Лениногорскилы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән
Шушы көннәрдә 95 яшьлек юбилеен лениногорскилы Дебердиева Хавва Идрисовна билгеләп үтте.
Хавва әби тумышы белән Пенза өлкәсеннән.Язмыш җилләре аны безнең шәһәргә 1967 едла ташлый.
Авыр сугыш елларында Ташкентта архивта эшли, халлыка кирәкле мәгълүматлар табып бирә. Хавва әби тыл хезмәтчәне. Безнең шәһәрдә күп еллар "Лениногорскнефть" идарәсендә хисапчы булып эшли. Хәзерге көндә үзе генә гомер кичерә, апасының балалары, социаль хезмәт эшчеләре аңа ярдәм күрсәтә.
Хавва әбине олы юбилее белән район башлыгы исеменнән 11нче ТОСС рәисе урынбасары Лиана Габидулина котлады.