“Үзәк” ТИҮ актив эшли
Бу көннәрдә Зәйдән бер төркем өлкәннәр Биләрдә булып кайтты. Сәяхәтне ветераннар советы белән “Үзәк” территориаль иҗтимагый үзидарәсе оештырды. Әлеге ТИҮ районда актив эшчәнлек алып бара. Сәяхәт кылучылар Биләрнең йөзек кашы булган Изге чишмәдә урнашкан музей белән таныштылар, аның изге урыннарында булып, чишмә суыннан авыз иттеләр.