Әлмәтлеләр, белеп торыгыз: юл участогы ябыла
Вакытлы уңайсызлык 27 июньнән алып 15 июльгә кадәр кертелә.
Тукай районында төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле “Чаллы –Сарман” автомобиль юлының 6,5 чакрымыннан алып 13 чакрымына кадәр өлеше транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
Автомобильчеләргә урап узу өчен “Чаллы –Борды” һәм “Чаллы – Сарман – Борды” автомобиль юллары тәкъдим ителә. Вакытлы юл билгеләренә карата игътибарлырак булырга киңәш ителә.