Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кая куйма Булатны, шаккатыра ир-атны

Югары Тегермәнлек авылы янәшәсендәге сенаж базына кырдан бер-бер артлы ваклатылган яшел масса төялгән олаулар агылып кына тора.
 Биредә аларны кабул итүне хуҗалык уңганы Булат Хановка йөкләп ялгышмаганнар. Ул К-700 тракторы белән аларны тоткарлыксыз кабул итеп урнаштыра. Иң элек баз читендә бушатылган массаны эттереп аска төшерә, аннан соң куәтле техникасы белән тыгызлап таптатып тора. Урыннарда мондый эшкә гадәттә ике трактор беркетелсә, егет бер үзе зур өлгерлек күрсәтә. Аның җитезлегенә сокланып торуыбызны күреп хуҗалык җитәкчесе Рәкиф Гыймадиев та мактап телгә алды үзен: 
 
- Булат безнең универсал механизаторыбыз. Үзенә нинди генә катлаулы эшне йөкләсәң дә тел-теш тидермәслек итеп башкара. Биредә дә 2,5 мең тонна сенаж салгач, без аны янә комбайнга күчерергә исәп итәбез, - ди ул. Егетнең комбайн штурвалы артына утыруына быел 30 ел тула икән. Мәктәптә укыган елларда ул җәен өлкән игенчеләр янәшәсендә ярдәмче булып йөргән. Соңгы елларда хуҗалыкның  тәҗрибәле механизаторларының берсе булып санала. Елның- елында үзенә беркетелгән “Мега-370” чит ил комбайны белән олы уңышларга ирешә ул. Узган ел да, әнә, үз авылы кырларында уракны тәмамлагач, күрше Алексеевск, Норлат, Әлки районнарына барып булышып кайткан. Быел да сынатмаска исәбе. Үз техникасын урып-җыю эшләренә дә инде күптән хәстәрләгән. Шулай да киеренке эш башланганчы беркетелгән техникасын тагын бер мәртәбә «ревизияләп» чыгарга әле аның исәбе. 
 
Идрис Аметов.
 
Автор фотосы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus