Казан дары заводы янган
Зыян күрүчеләр бар.
Татарстан республикасы буенча Россия Федерациясенең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматы буенча, янгын хакында хәбәр 8 сәгать 27 минутта килеп ирешә. Тревога буенча кызыл әтәч белән көрәшкә 20 берәмлек техника һәм 60 артык кеше күтәрелә. Ике сәгатьтән янгын сүнделерлә.
Элегерәк янгынны заводның беренче этажында – целлюлоза эшкәртү цехында булган дип хәбәр иткәннәр иде. Шул ук вакытта уттан дүрт кеше зыян күргәнлеге хакында да яздылар.
Хәзерге вакытта янгынга китереп чыгарган сәбәпләр ачыклана. Тикшерү бара.