“Эссен”да эвакуация бара
Бирегә ашыгыч медицина ярдәме, янгын сүндерү машиналары да чакырылган.
Алабугадагы “Эссен” кибетеннән сатып алучыларны һәм хезмәткәрләрне чыгарып кына калмаганнар, сәүдә үзәгенең машина кую урынынын да бушатканнар. Сәбәбе – бомба куелды дигән хәбәр керү. Дөрестерме, юкмы, полиция аны эзләү белән мәшгуль дип хәбәр итә Алабугадагы коллегаларыбыз.