Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лениногорскилылар "112" номерына шалтырата ала

112 системасы - Россия территориясендә “112” номеры буенча ашыгыч оператив хезмәт чакыртуны тәэмин итүче бердәм система.


Ул тормышка яки сәламәтлеккә куркыныч янаганда, бәхетсезлек очракларында матди зыянны киметү, янгыннар, җәмәгать тәртибен бозу, яки бүтән төрле фаҗигаләр яки гадәттән тыш хәлләр вакытында халыкка ашыгыч рәвештә ярдәм күрсәтү өчен булдырылган. Ни дәрәҗәдә куркыныч булуына яисә нинди характердагы ярдәм кирәклегенә карамастан, халыкка куркыныч янауга санаулы секундлар эчендә һәр чакыру буенча мәгълүмат электрон рәвештә оператив хезмәтләргә тапшырыла. Алар исә үз чиратында әлеге фаҗиганең нәтиҗәләрен юкка чыгару буенча чаралар күрәләр.

112 системасының өстенлекләреннән берсе – ашыгыч рәвештә ярдәм чакырткан кеше аңа нинди ярдәм һәм кайсы номер кирәклеге турында уйлап азапланмый, бердәм номерга шалтыратып хәбәр итү күпкә уңайлырак.

112 системасы шул ягы белән эффектлы – берничә хезмәт берьюлы ярдәм күрсәтә ала. Мондый комплекслы ярдәм сорап шалтыратучылар саны елдан - ел арта. Шунысы да бар, “112” номерына сим – картасыз һәм баланста акча булмаганда да шалтыратырга мөмкин.

Татарстанда әлеге система 2010 елның 1 маеннан бирле эшләп килә. “112” бердәм номеры буенча кәрәзле һәм стационар телефоннардан шалтыратулар Татарстан буенча тәүлек әйләнәсендә республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы составына кергән дәүләт бюджет учереждениесе хезмәткәрләре тарафыннан кабул ителә.

“112” номерына мөрәҗәгать итү буенча күрсәтмә

“112” - ул нинди дә булса ярдәм хезмәте белән бәйләнешкә керү мөмкинлеге бирүче номер. Аңа теләсә кайсы ЕС иленнән, кәрәзле яки стационар, шул исәптән җәмәгать телефоннарыннан, тәүлек әйләнәсендә һәм бушка шалтыратырга мөмкин.

“112” номерына бары тик чыннан да ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ булган очракта, сезгә яки якыннарыгыз тормышына, сәламәтлегенә, милкенә реаль куркыныч янаганда шалтыратырга мөмкин. Хәлнең ашыгыч булуына шикләнә калсагыз – шалтыратмау хәерлерәк.

“112” номерына ашыгыч булмаган сораулар белән шалтыратмагыз. Онытмагыз, оператор линиясенең буш булмавы, реаль ярдәмгә мохтаҗ кешегә ярдәмне тоткарларга, ә бу исә куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Ашыгыч ярдәм номерыннан хулиганнарча файдаланган өчен җәзага тартылырга мөмкин.

Шулай ук әти – әниләрнең игътибарына. Балалар әлеге номерга шалтыратып, ярдәм ала алсын өчен аларга үз исемен, әти- әнисенең исемен , шулай ук өй адресы һәм әгәр булса өйтелефонының номерын өйрәтеп кую кирәк. Балаларга үзегез эшләгән эш урынын һәм эш телефонын өйрәтү дә зарур. 112 номерына кайсы очракта шалтыратырга кирәклеген, әлеге номерга шалтыратудан курыкмавын һәм бу номерга шаярып кына шалтыратырга ярамавын да аңлатырга кирәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus