Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бакчада - сабантуй

Сабантуй − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул − хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабантуй − һәркемнең көтеп алган бәйрәме.

Безнең балалар буыннан-буынга күчеп килгән милли гореф-гадәтләрнең, йолаларның югалып бару чорында яшиләр. Җырларда, биюләрдә, уеннарда сакланып килгән йолаларның киләчәк буыннарда да кабатлануына, саклануына, онытмасларына ышанасы килә.  Шуларны истә тотып, без «Кызыл калфак» балалар бакчасында  татар халкының милли культурасының чыганакларын ныгыту максатыннан Сабантуй бәйрәме оештырдык. Балаларны һәм әти-әниләрне дә аңа тарттык.

Иң элек Сабантуй үткәрү өчен, алдагы көнне һәр төркемгә кереп, җырлап-биеп, Сабантуй турында мәгълүмат биреп, бүләкләр җыйдык, бәйрәмгә чакырдык. Бу эштә безгә ярдәмгә килгән өчен баянчы Нургали абый Әхмәтҗановка һәм җырчы кызларыбыз Гөлнар Трофимова, Ләйсән Нәфыйковага зур рәхмәтлебез.

Мәйданны барыбыз бергә бизәп бәйрәмгә әзерләдек. Икенче көнне матур итеп бизәлгән мәйданга бәйрәмчә киенгән балалар җыелды. Сабантуй яшел чирәм белән капланган иңкүлектә үткәрелде. Көннең үзгәреп торуына да карамастан, бәйрәм бик матур узды. Мәйдан уртасында батырлар көч сынашты. Җиңүчеләргә бүләкләр бирелде. Бертуктаусыз музыка яңгырады, һәркем үзенең осталыгын күрсәтте: кемдер җырлады, кемдер биеде, аркан тартышу, капчык киеп йөгерү,  кашык белән су ташу, таяк тартып көч сынашу һәм тагын бик күп татар халык уеннары оештырылды. Олыраклар капчык белән сугышты, кашыкка йомырка салып йөгерделәр. Уңган кызлар йөгерә-йөгерә су ташыды. Бер төркем балалар чүлмәк ватучыга көч биреп торды. Кемдер табактагы катыктан авызы белән акча эзләде. Бөтен җирдә  уен-көлке, шаярулар иде. Беркем дә читтә калмады, беркем дә бүләксез китмәде. Балалар күңелендә бәйрәм турында онытылмаслык хатирәләр калгандыр дип уйлыйм.

Сабантуе шулай, шаулап-гөрләп, дәвам итә. Бушап калган мәйданга карагач, ямансу була. Тагын бер елга кадәр сау бул, Сабантуй! Без сине сагынып көтәрбез.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus