Зәйдә террорчылыкка каршы өйрәнүләр үтте
Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы карары белән киң масштаблы террочылыкка каршы өйрәнүләр үтте. Аның кысаларында ясалма террорчылык актлары оештырылып, халыкның уяулыгын сыналды, хокук саклау органнары һәм башка җаваплы хезмәтләрнең тиешле дәрәҗәдә эшләвен тикшерелде. Өйрәнүләр оешкан төстә узды, дип хәбәр итәләр эчке эшләр бүлегеннән. Алга таба үз җирлегебездә гадәттән тыш хәлләргә юл куймас өчен кешеләрнең уяу булуы, сәер затларга һәрчак игътибарлы булуы кирәк.