Әлмәт юлларын 560 миллион сумлык ремонт көтә
Дөрес, әлегә эшләгән эш күренми диючеләрегез булыр. Тик бит әле җәйнең дә беренче ае гына бара...
Әлмәт районнны төзелеш, транспорт һәм юл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча эшләр һич кенә дә чаң сугарлык түгел. Россия, республика, җирле бюджетлардан, шулай ук юл фондыннан киләчәк акчаларны исәпкә алып, агымдагы елда Әлмәт районы территориясендә 560 млн якын сумга юллар ремонтланырга тиеш. Бу сметага шулай ук тротуарлар төзекләндерү һәм булдыру, светофорлар һәм юл билгеләре урнаштыру, тукталыш павильоннары төзү, өстәмә яктырткычлар кую сыман мөһим пунктлар да өстәлә. Моннан тыш, гадәттәгечә, үз өлешләрен нефтьчеләр дә кертәчәк. План буенча быел Ленин, Шевченко, Мәрҗани, Белоглазов, 8 Март, Островский, Чехов урамнарында, Төзүчеләр проспектында ремонт планлаштырылган. 2016 елда Казан-Оренбург трассасын тәртипкә китерүгә, Кузай-Норлат арасын һәм Әлмәт-Зәй-Яр Чаллы юлларын ремонтлауга 150 млн сумга якын акча юнәлдерелгән. Бу инде юл-транспорт фаҗигаләрен киметүгә дә саллы өлеш дигән сүз.