Әлмәтлеләр азык әзерләүдә республика районнарыннан калыша
Югыйсә, яңгыры да вакытында явып, җиле дә вакытында исә инде...
Татарстанның аерата уңганнары печәнгә май азагында ук төшкән иде. Үләннең сусыл–туклыклы чагын туры китереп кышкылыкка «салып кую», әлбәттә, күпкә отышлы, ди белгечләр.
– Асылда, үлән башакка киткәнче үк салынырга тиеш. Сенажны бер атна эчендә барлык шартларын туры китереп әзерли алсаң – ә бу инде тиешле консервантларны да куллану дигән сүз, кышын сөт күзгә күренеп артачак, – ди Әлмәт районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек өлкәсе буенча консультанты Илшат Фәтхетдинов.
Бүген исә, кызганычка каршы, әлмәтлеләргә мактанырга урын юк. Бер сыерга нибары уртача 12 л сөт савалар. Бу республика районнары арасында Әлмәтнең арттагы унлыкта баруына ишарә. Районда 14 000 баш мөгезле эре терлек (шуларның савым сыеры 4700 баш) саны узген ел белән чагыштырганда 10% ким.
Әлмәтлеләргә тиз арада 7 мең тонна печән, 39 мең тонна сенаж һәм 45 мең тонна силос әзерлисе бар. Шул очракта гына терлекне уңышлы кышлатуга өмет бар.