Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балык Бистәсе районында социаль хезмәткәрләрне хөрмәтләү тантанасы

8 июнь көнен 2000 елдан Россия президенты указы нигезендә “Социаль хезмәткәрләр бәйрәме” итеп билгеләп үтәләр. 

Аны икенче төрле кешенең проблемасын беренчеләрдән кабул итеп, аны чишү юлларын табарга тыршучылар бәйрәме итеп тә атыйлар.

Шушы көннәрдә Балык Бистәсе халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә бу бәйрәмне билгеләп үттеләр. Чарага Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма кометиты җитәкчесе Рашат Хабибуллин килгән иде. “Биредә 99 процент хатын-кыз эшли. Хатын-кыз эшләгәни җирдә тәртип булыр, дигән бер галим. Һәм бу сүзләр чыннан да дөреслеккә туры килә. Үз эшегезне төгәл һәм җиренә җиткереп башкарасыз. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм”,-диде ул. Бәйрәмдә Корноухово картлар йорты директоры Рәмзия Сатдинова, “Акчарлак” приюты җитәкчесе Илгизәр Шакиров та катнашты. Хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады алар.

Туган баладан алып, олы кешеләрнең дә мәнфәгатен кайгыртучы алар, дисәк тә ялгыш булмас. Нинди төр сораулар белән генә килмиләр анда. Ветераннар, инвалидлар, күп балалы гаиләләр, авыр тормыш хәлендә калучылар алардан ярдәм һәм яклау көтә. Социаль хезмәткәрләре үз чиратында ярдәм итәргә, мәсьәләнең чишелешен табарга тырыша. “Иң авыр хезмәтләрнең берсе бу. Дүрт ел эшләү дәверендә нинди генә хәлләр белән очрашырга туры килмәде. Әмма без коллектив белән кулга-кул тотынып эшләдек, авырлыкларны бергә җиңдек. Киләчәктә дә дус-тату эшләргә насыйп булсын”,-диде халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина.

Алдынгы хезмәткәрләр Рушания Низамова, Зөлфия Нуретдинова, Илһамия Фаләхова, Мөршидә Миннеханова Хезмәт социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Шулай ук район башлыгының Рәхмәт хаты һәм Мактау грамоталарына ия булучыларны да котладылар. Бәйрәм кичәсе социаль хезмәткәрләргә багышланган гимнны бергәләп башкару белән тәмамланды.

Гөлназ Зарипова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus