Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Яшь ярымлык бала башы белән чүлмәккә кысылган

Казанда яшь ярымлык бер бала башына чүлмәк киеп, шуңа кысылып калган. Башкаланың гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинанд Тимурханов әйткәнчә, Казанның көндәлек тормышында гыйбрәтле хәлләр шактый.

– Аллага шөкер, Казанда ел башыннан табигый бәла-казалар, предприятиеләрдә техноген һәлакәтләр теркәлгәне юк, – диде Фердинанд Тимурханов, – ләкин  299 янгында җиде кешенең, юллардагы 749 авариядә унбер кешенең гомере өзелде. 31 майда Залесная урамындагы йорттан бик борчылып шалтыраттылар. Яшь ярымлык кызчык башына чүлмәк кигән дә кысылып калган икән. МЧС коткаручылары тиз арада барып, «әсирне» азат иттеләр. Четаев урамындагы 10нчы йортның беренче каттагы бас­кычына 6 апрель төнендә елан кереп яткан. Коткаручылар 00 сәгать 15 минутта еланны тотты, бер кеше дә зыян күрмәде. Шәһәрдә дә елга‑күл буйларында, бакча-паркларда аяк астына игътибар белән карап йөрү кирәк.

Эчүчелек, өйдә тәмәке тарту кайчак фаҗига белән тәмамлана. Шушы сәбәпләр аркасында, Чуйков урамындагы күпфатирлы йорттагы бер фатирда җиһазларга ут каба.
– Янгын сүндерүчеләр быел 89 кешене коткарды, Чуйков урамындагы йортта яшәүче хатын‑кыз да янгыннан йолып алынды. Өйдә тәмәке тарту гадәтен, гомүмән дә, бетерергә кирәк. Быел, әйткәнемчә, янгында җиде кеше үлде. Өйдә тәмәке тартучы исерек хәлдә булса, бигрәк тә куркыныч, – дип дәвам итте сүзен Фердинанд Тимурханов. – кибеткә яки күршегә тиз генә кереп чыгам, дип киткән очракларда да газ плитәсен сүндерү зарур. Чөнки онытылачак.

Җиңү проспектындагы 78нче, Лесгафт урамындагы 18нче, Габишев урамындагы 29нчы йортлардагы фатирларның ишекләре бикләнеп калган.

– Гаилә әгъзалары: «Ирем, хатыным яки анда балам өйдә үзе генә калган иде, берәр хәл булгандыр», – дип, коткаручыларга елыйлар. Күпчелек очракта, өйдә калган кеше үзе дә урамга чыгып киткән була. Хәзер һәр кешедә кесә телефоны бар бит инде, ата‑ана яки якын кешең хафаланмасын өчен шалтыратып әйтергә була лабаса, – дип, үзара игътибарлылык күрсәтергә, сак булырга чакырды Фердинанд Тимурханов.

Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus