Әлмәтлегә Путинның бүләге килеп иреште
Россия көне кечкенә әлмәтле хәтерендә мәңгелеккә уелып калачак.
Бәйрәм уңаеннан уздырылган футбол уены алдыннан район башлыгы Айрат Хәйруллин 11 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Дмитрий Абакумовның хыялын тормышка ашырды: малай күптән инде дүрт аяклы дусты турында хыялланган, ул хәтта Россия Президенты Владимир Путинга да бу хакта җиткергән. Ил башлыгы исеменнән район башлыгы Дмитрийга бүген хаски токымлы көчек бүләк итте.