Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Терлек азыгы хәзерләүгә “Азык- төлек корпорациясе” хуҗалыгы игенчеләре районда беренчеләрдән булып керештеләр

Районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү быел алдагы еллардан иртәрәк башланып китте.

Ямьле Сабантуй бәйрәменнән соң шифалы, җылы яңгырлар явып үтүе игенчеләребезнең күңелләрен күтәреп җибәрде. Димәк, терлек азыгы белән ашлыкка кытлык булмас дияргә җөрьәт итә алабыз. Район хуҗалыкларында булган 13 мең башка якын мөгезле эре терлекне мул азык запасы белән кыш чыгару өчен безгә быел 11,5 мең тонна печән әзерләргә, 49 мең тонна силос, 46 мең тонна сенаж салырга кирәк булачак. Моннан тыш, әле авыл җирлекләре белән район үзәге оешма- предприятиеләре ярдәмендә 50 тонна яфрак азыгы туплау күздә тотыла.

Терлек азыгы хәзерләүгә “Азык- төлек корпорациясе” хуҗалыгы игенчеләре районда беренчеләрдән булып керештеләр.

Башка еллардан үзгә буларак быел биредә азык запасы муллыгы өчен тиешле чаралар шактый күрелгән. Яздан 1600 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үләнне соңармыйча, үзвакытында минераль ашламалар белән тукландырганнар. Әнә шуңа кырларда яшел масса да куе, биек, матур булып күкрәп үскән. «Яшел урак»ка быел да хуҗалык уңганы Равил Кәримов беренчеләрдән булып төште. Иртә таңнан торып басуга юл тота ул. Иңендә утыз еллык хезмәт тәҗрибәсе булган механизатор смена нормасын арттырып үти. Кыска гына вакыт эчендә ул 200 гектардан артык мәйданда күпьеллык үләнне теземнәргә салырга өлгергән дә инде. Равил башкалар өчен “менә дигән” тон бирә.

 

Идрис Аметов. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus