Рәхмәт хаты
Җәйнең матур бер көнендә гаиләбезгә авыр кайгы килде, кадерле тормыш иптәшем Мөдәррис Хәлиуллинны соңгы юлга озаттык.
Бу безнең өчен көтелмәгән хәл һәм бик зур югалту булды. Авыр вакытыбызда янәшәбездә булган, олы хәсрәтебезне уртаклашкан, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән өчен туганнарыбызга, күршеләребезгә, авылдашларыбызга, кода-кодагыйларга, “Акчарлак” приюты коллективына ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Ходай һәммәгезгә нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек бирсен.
Дамирә Хәлиуллина.
Түбән Тегермәнлек авылы.
Фотосы: kartinkijane.ru