Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Тартуны ташларга, ярамый тартырга...

Россиядә тәмәке тартучы гражданнарның саны моннан 7 ел элек булган минимумга төшкән.


Тик бу гадәтләреннән арына алмаучылар тагын да күбрәк тарта башлаган. Гәрчә, бу гадәтнең сәламәтлеккә зыянлы булуын белсәләр дә.


Безнең илдәге тәмәке тартучылар турында вәзгыятьне белергә теләп, Җәмәгать фикерен өйрәнүнең Бөтенроссия үзәге махсус сораштыру да үткәрә.

Аның нәтиҗәсендә респондентларның бу начар гадәткә мөнәсәбәте дә ачыкланган. Гомерендә бер тапкыр да тәмәкене авызына алмаучылар саны 57 процентны тәшкил итә. Ә 2016 елда тәмәке тартуны ташлаучылар 16 процентка җиткән. Бу, былтыргы күрсәткеч белән чагыштырганда, бераз артыграк. Әлбәттә, Россиядә мондый тенденциянең баруы – шатлыклы күренеш.

Көненә бер яки аннан да күбрәк кап тәмәке тартучы кешеләр дә азайган. Былтыр андыйлар 22 процент булса, быел – 17 процент. Тәмәке тартуны былтыргы дәрәҗәдә дәвам итүчеләр 54 процент дәрәҗәдә. Ә былтыргыдан күбрәк тартучылар 16 процентка җиткән.

Хәтерләсәгез, моннан ике ел элек тәмәке тартуны чикләгән махсус закон гамәлгә керде. Аның буенча җәмәгать урыннарының күбесендә тәмәке көйрәтү тыелган. Бу канун кайбер гражданнарга бик яхшы тәэсир иткән. Чөнки тәмәке тартучыларның 7 проценты шуннан соң начар гадәттән арынган яки якын арада  арынырга җыена. Бары тик рөхсәт ителгән урыннарда тартучылар 36 процентны тәшкил итә. Элек тә яраган урыннарда гына тартмаучылар саны – 19 процент.

http://intertat.ru/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus