Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лилия Кәримуллина: “Мин бәхетле синең белән”

Тату, матур яшәүче парлар турында сүз чыктымы, “Бәхет гаиләдә туа”,–дияргә ярата район гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина.
Соңгы елларда районыбызда аерылышучылар саны аз булу, никахларның үз тотрыклылыгын югалтмавына сөенеп ишарәләве аның. “Быелгы Сабантуйларына нинди яңалыклар белән килдегез?”, дигән сорауга да шатлыклы хәбәрләрен җиткерергә ашыкты ул.
 
– Соңгы елларда алтын, зөбәрҗәт туйга җиткән парларны мәйдан уртасына чакырып тәбрикләү матур гадәткә керде. Әлеге гамәл үсеп килүче яшь буынга яки гаилә корырга әзерләнүче егет-кызларга үзенең асыл үрнәген дә бирә дип уйлыйм мин. Быел район үзәге Сабантуена Балык Бистәсеннән 50 еллык алтын туйларын билгеләп үтүче Парфеновлар  һәм Олы Елга авылыннан 60 ел бергә гомер кичергән Нәҗметдиновлар гаиләләре чакырылды. Әлеге парларны сайлап алу юкка түгел, аларның язылышулары нәкъ шушы вакытларда теркәлгән. Шөкер, районыбызда озын гомерлы никахлар күп. Быел, мәсәлән, район буенча 18 гаилә алтын туйларына җитсә, 21 пар–зөбәрҗәт, ә 11 пар 60 еллык–бриллиант туйларын билгеләп үтәргә әзерләнә.
 
Әлбәттә, котлау тантаналары бер сабантуй белән генә чикләнми, безнең тарафтан әледән-әле төрле чаралар, тантаналар уздырыла. Яшь әниләргә “Ана капиталы”н тапшыруга район пенсия фонды белән берлектә әзерләнәбез. 15 май–Халыкара гаилә көнендә исә берничә парны ЗАГС бүлегенә чакырып, алар өчен истә калырлык күркәм кичә үткәрдек. Мондый чараларга мәдәният йорты хезмәткәрләре дә тартыла. Ә яшьләргә өлкәннәрнең акыллы, зирәк киңәшләре һәрчак кирәк. Гаиләдә татулыкны саклап калуның серен тормыш тәҗрибәләреннән чыгып җиткерә алар.Мондый очрашуларны киләчәктә дә дәвам итәргә, аны яңа төсмерләр белән баетырга тырышачакбыз. Чөнки һәр тантана бәйрәм рәвешен алырга, күңелгә җуелмас эзен салырга тиеш. 50-60 ел тигез канатта яшәү һәм бер-береңә шул чакта “Мин бәхетле синең белән” дип әйтә алу–үзе үк гомернең заяга узмаганлыгын дәлилли.
 
– Лилия Венеровна, бүгенге яшьләргә нинди теләкләрегезне җиткерер идегез?
 
– Һәр сабый дөньяга үз бәхете белән аваз сала, аны саклау исә ата-ана җаваплылыгында. Шуңа да бер кабызган гаилә учагы сүрелмәсен диясем килә. Яшәешләре белән үрнәк алырлык парлар янәшәбездә генә. Барыбызга да тигез гаиләдә яшәргә, сау-сәламәт балалар үстерергә, аларның бәхет-игелеген күрергә насыйп булсын!
 
 
Әңгәмәне Фәрвәз Каюмова әзерләде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus