Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Динар - баш батыр!

Хезмәт алдынгыларын хөрмәтләгәннән соң халыкның бөтен дикъкате, гаме көрәш бәйгесенә күчә. Мәйданда барган алышлар җанатарларны магнит кебек үзенә тарта инде.
Һәрвакыттагыча Сабантуйның төп ярышы, йөзек кашы булган көрәшне малайлар, үсмерләр башлап җибәрде.  Котлы Бөкәштән Рәзил Хәсәншин (40кг.), Биектаудан Ислам Шәрәфиев (50 кг. кадәр), Трой-Урайдан Валентин Мокеев (60кг.), Юлсубинодан Алмаз Хәмәтханов (70 кг.), Яңа Арыштан Делюс Гыйльмуханов (80 кг.), Олы Кульгадан Ралиф Гарипов (80 кг.нан югары) үз үлчәү авырлыкларында батыр калдылар. Делюс исә  яшьләр арасында районның абсолют батыры исемен дә яулады. Үзеннән шактый авыррак Ралиф белән озак тарткалаштылар алар. Хөкемдарлар югары «стойка»га бастыргач кына Делюс нәтиҗәле алым ясап очко алды. Соңгы елларда республика мәйданнарында үзен танытырга өлгергән яшь, өметле көрәшчебезгә яңа җиңүләр телибез.
 
Өлкәннәр алышы 5 үлчәү авырлыгында барды. Мәйдан уртасына чыккан ир-егетләрнең барысы да диярлек җанатарларга яхшы таныш көрәш осталары.
 
65 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Инсаф Мөхәммәтҗановка тиңнәр булмады. Милли көрәшебезгә җаны-тәне белән бирелгән егет ел саен матур көрәш күрсәтә. Узган ел ул танылган көрәшче Илдар Мәсгутовка гына оттырып, икенче урынны алган иде.  Яңа Арыштан Фирдүс Зарипов икенче урынны алды. Юлсубинодан Алмаз Хәмәтханов өченче призга ия булды.
 
75 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Трой-Урай егете Рәниф Мөхәммәтшин җиңү яулады. Күптән түгел республика бәйгесендә травма алуына карамастан җиңүгә зур омтылыш күрсәтте ул.  Яңа Арыштан Фәрит Мөхәммәдиев икенче урынны алды. 50 яшен тутырган бу көрәшченең әле дә булса яшьләргә бил бирмәве хөрмәткә, соклануга лаек инде.  Трой-Урайдан Азат Закиров өченче урынга чыкты.
Биектау егете Илмир Төхвәтуллинн соңгы елларда республика күләмендәге ярышларда матур җиңүләре белән куандыра. 85 кг. кадәр үлчәү авырлыгында аның отачагына берәү дә шикләнмәде инде. Яңа Арыш көрәшчеләре Рамил Гыйзетдинов, Айназ Хөсәенов икенче, өченче урыннарны бүлештеләр.
 
100 кг. кадәр үлчәү авырлыгында финалда Биектаудан Рәсүл Гыйззәтуллин белән Яңа Арыштан Айзат Зарипов алыштылар. Бу ике   көчле көрәшче бер-берсен яхшы беләләр. Узган ел Рәсүл җиңгән иде. Быел  киеренке алышта Айзат Зарипов өстенлеккә иреште. Өченче урынны танылган көрәшчебез Юныс Мөхәммәтрәхимов  алды.
 
Авыр үлчәүдә Күгәрченнән  Динар Галиуллинга каршы торучы табылмады. Биектаудан Дамир Хәйриев батыр асты калды. Ралиф Гарипов өченче урынга чыкты.
 
Сабантуйның баш батыры исеме өчен Айзат белән Динар бил алыштылар. Динар  нәтиҗәле алымнар ясап җиңү яулады.
 
Илгиз Җамалиев.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus