18 балага - депутат бүләге
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин ярдәме белән бу көннәрдә күп балалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 18 яшь зәйле Казанга “Әкият” курчактеатрына барды. Анда алар үзенчәлекле күңел ачу программасында катнаштылар, уеннарда төрле призлар алдылар, “Гуси-лебеди” спектаклен карадылар. Соңыннан һәр бала татлы күчтәнәчләр алып, чарадан күтәренке кәеф белән кайтты.