Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Гүзәл белән Илдар җанатарларына нинди бүләк ясаган?

Рамазан ае башланган көнне популяр артистларыбыз Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов иң актив җанатарларына, социаль челтәрләрдә тыгыз элемтәдә булган дусларына Казан буенча экскурсия ясадылар. Шул хакта тулырак белер өчен без Гүзәл белән элемтәгә кердек. 

- Әлеге чараны без инде дүртенче ел эшлибез. Башлаган вакытларда автив, сәләтле балаларны, үзебезнең төркем җитәкчеләрен, социаль челтәрләрдә безнең турыда һәртөрле мәгълүматлар урнаштырып баручыларны билгеләп үтү, аларга үзебезнең хөрмәтебезне белдерү, алга таба стимул булдыру йөзеннән алынган эш иде бу. Бу бары тик безнең теләгебез һәм барлык чыгымнарны да (яшәү, ашау, оештыру мәсҗәләләре) үзебез күтәрәбез. Быел Екатеринбург, Уфа, Башкортстанның һәм Татарстанның төрле районнарыннан, Казаннан утыздан артык кеше чакырылды.

Араларында бер тапкыр да Казанга килмәгән кешеләр дә бар. Алар социаль челтәрләрдә даими элемтәдә торучылар гына түгел, ә ике ел дәвамында үзләрен төрле тармаклар буенча активлык күрсәткән дусларыбыз. Араларында безнең турында журнал чыгаручылар да бар. Яшь буенча да бик төрле – 4-50 яшьлекләр. Без аларга ел саен нинди дә булса яңалык әзерлибез. Быел Казан үзәген, Иске Татар бистәсен күрсәттек. Ләкин иң мөһиме – бер тапкыр да мәчеткә, дини кибетләребезгә алып керми калганыбыз юк. Алар Казаныбызның тарихи урыннарын белергә, танылган мәчетләребезне күрергә, динебез турында мәгълүматлы булырга тиеш дип саныйбыз. Рамазан аенда Казан истәлеге итеп, үзем дә догалыклар алып бирдем.

Быел да программабыз ике көнгә сузылырга тиеш иде. Узган ел Болгарга барган идек. Быел исә Зөя шәһәрчеген күрсәтербез дип уйлаган идек. Әмма һава торышы бозылып китү сәбәпле, бер көн белән генә чикләнергә туры килде.  Шулай да планлаштырган башка эшләрнең барысын да башкарып чыктык. Казан буенча сәяхәттән соң Корстонда дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Чарага танылган белгечләрне чакырып, социаль чертәрләрдән ничек дөрес, уңышлы файдаланырга дигән темага лекция укылды. Дусларыбыз күңелендә әлеге көн зур гаилә эчендә оештырылган бер җылы, күңелле чара буларак саклансын иде дип телибез, - диде безгә Гүзәл. 

http://shahrikazan.com/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus