Пушкин туган көн уңаеннан
Бүген Зәйнең "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда А.С. Пушкин туган көн уңаеннан "Там на неведомых дорожках..." дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм чаралары әкият формасында театрлаштырылган тамашалардан гыйбарәт иде. Анда нигездә мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар катнашты. Төрле төсләргә, әкиятләргә бай тамашадан балалар гына түгел, өлкәннәр дә канәгатъ калды.