Ике шәһәр Сабантуенда ЧП булган
Татарстанда яшәүче ике кыз Сабантуйда чыгыш ясаган атлардан зыян күргән.
Бөгелмәдә 17 яшьлек спортчы кыз атта киртәләрне сикереп үткәндә аты белән бергә егылган. Кызның борынына зыян килгән, атның авызы ярылган. Кызны хастаханәгә алып киткәннәр.
Алабуга Сабантуенда 24 яшьлек тамашачы кыз зыян күргән. Чабыш вакытында ат җайдагын төшереп калдырган да үзе тамашачылар ягына ташланган. Бер кызның кул-аяклары имгәнгән, баш сөяге-ми травмасы белән ул хастаханәгә озатылган.