Көрәшчеләр мәйданда батырны ачыклаган арада тәкә качкан
Мамадыш районында булган әлеге хәл турында җирле мәгълүмат чарасы хәбәр итте.
4 июньдә Мамадыш районының Сәртек авылында (әлеге төбәк Никифорово авыл җирлегенә карый) узган милли бәйрәмнең азагы күңелле төгәлләнгән. Кайбер авылларда мәйданга әтәч очырып, уен уздырсалар, биредә һич көтмәгәндә тәкә артыннан чабып йөрергә туры килгән. Эш шунда: көрәшчеләр бил алышып маташканда, баш батырга биреләсе тәкә бәйдән ычкынып качкан. Сабан туеның төп бүләген көрәш тәмамлангач кына тота алганнар.