Республика территориясендә урыны белән яшенле яңгыр, боз яварга мөмкин
Татарстанда метеорологик күренешләр турында шторм кисәтүе игълан ителде. Ул 6 июньдә 18.00 сәгатьтән 7 июньгә 18.00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 6 июнь кич һәм 7 июнь көндез республика территориясенә актив фронталь бүлекләр узу сәбәпле, яшенле яңгыр, боз явуы көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с кадәр, урыны белән 23 м/с кадәр җитәргә мөмкин.
http://tat.tatar-inform.ru/