Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки районының Базарлы Матак урта мәктәбен тәмамлаучылар 50 елдан соң очрашты

Чыгарылыш сыйныфлары укучылары мәктәп белән хушлашырга, соңгы кыңгырау бәйрәменә әзерләнеп йөргән ямьле бер май иртәсендә Базарлы Матак мәктәбен  50 ел элек тәмамлаган “егетләр-кызлар” туган мәктәпләренә очрашуга җыелдылар.

1966 елда мәктәпне  биш сыйныф тәмамлаган.  “Б” сыйныфында 29 укучы белем алган. Аларның 22 се очрашуга килгән иде. Дулкынланып, шатланып, сөенечле күз яшьләре белән бер-берсе белән кочаклашучы, күрешүче  чал чәчле сыйныфташлар туган мәктәпләренә кайдан гына җыелмаган. Үзебезнең районда гомер иткәннәре дә бар. Кайсы Чистайдан, Алабугадан, Казаннан, кайсылары Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Төмәннән кайткан. Әйтик, Республиканың атказанган агрономы Солтан Хәсәнов бөтен эшчәнлеген районыбыз авыл хуҗалыгына багышлады, Александр Юзупов бик күп еллар электр элемтәсе системасында хезмәт куйды. Районыбызны электрлаштыруга биниһая өлеш керткән Шәүкәт Вәлиев та шушы сыйныфта укыган. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика кинофикация оешмасы директоры булып эшләгән Владимир Николаев, Төмәннән Әнвәр Гыймадиев, Алабугадан Марат Гатауллин, Чистайдан Сәйдә Хәйретдинова кайтканнар иде очрашуга.

Ни кызганыч, кайберәүләр инде  мәңгелеккә күчкән. Районыбызның күренекле шәхесе, бүген инде арабызда булмаган Рафик Галләм улы Шәйхетдиновна да сыйныфташлары сагыну һәм юксыну белән искә алдылар.

Укучылары белән очрашуга сыйныф җитәкчеләре Мария Ивановна Скворцованың һәм математика укытучысы Рәгыйп  Сәхип улы Сибатовның килүе аеруча куанычлы булды.

Базарлы Матак мәктәбендә кунакларны  директор Луиза Абдрахманова һәм укучылар бик җылы каршы алдылар. Актлар залы бәйрәмчә бизәлгән, балалар  концерт программасы әзерләгәннәр.  Кунакларның чыгышларын да укучылар бик кызыксынып тыңладылар.

–Без, балалар, бик тырышып укыдык. Бу тормышта бар нәрсәгә үз көчебез, хезмәтебез белән ирештек. Безне комсомол максатчан, хезмәт сөючән итеп тәрбияләде,–дип сөйләде Владимир Николаев.

Базарлы Матак мәктәбенең бай тарихы бар. Бу уку йорты илебезгә бик күп талантлы, булдыклы шәхесләр тәрбияләде. Бүген дә ул яшь буынга белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәге уңышлары белән горурлана ала. Кунаклар 50 ел эчендә мәктәптә булган үзгәрешләр, яңалыклар белән сокланып таныштылар.

Аннан соң очрашу “Актай” кафесында дәвам итте. Үзләре өчен бәйрәм табыны әзерләткән “Алексеевскдорстрой” җитәкчесе Фоат Вәлиевкә һәм эчкерсез кабул иткән Базарлы Матак мәктәбе коллективына кунаклар олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

Йосыф Зарипов,

Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музее директоры.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus