Сыер дуласа аттан яман – балаларның ачуын чыгарма шул...
Карап торышка бәп-бәләкәй булса да 10 яшьлек кыз кәефе начар чагында бик зур этлеккә барган...
Бу хәл Ижау каласында булган. 10 яшьлек кыз тиен акча белән берьюлы 6 автомобильне тырнаган. Әлеге транспорт чаралары ишегалдында торган. Булган хәл видеокүзәтү камераларында теркәлгән. Соңрак билгеле булганча, кыз баланың нилектәндер кәефе кырылган булган.
Хәзер зыян күрүчеләр полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткәннәр. Баланың бу кыланмышлары өчен ата-аналары җавап бирәчәк ди...
Хәзер зыян күрүчеләр полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткәннәр. Баланың бу кыланмышлары өчен ата-аналары җавап бирәчәк ди...