Әлмәт спорт үсеше буенча алдынгы урында
Бездә спорт белән шөгыльләнүчеләр саны ел саен арта.
Моннан 3 ел элек 64 830 кеше актив тормыш алып барса, бүген спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 70000 нән артып киткән. Бездә ел саен 300 гә якын төрле спорт чаралары уза. Әлмәт районында бүген 601 спорт объекты бар, ишегалларында 46 хоккей корты эшли, 18 спорт мәйданчыгы бар. Быел тагын 5 спорт мәйданчыгы сафка басты. Районда физкультура һәм спорт өлкәсендә 512 белгеч хезмәт куя. 4027 бала спорт мәктәпләренә йөри. Әлмәтнең якын киләчәктә спорт башкаласына әверелүендә шик юк.