Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Раяз Фасыйхов: Сабан туенда ял иткәнем юк

Эстрадабыз артистлары ил буйлап, дөнья буйлап гөрләгән Сабан туйларында катнашып йөри. Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйховка да күп төрле тәкъдимнәр килгән. Бүген исә җырчы Питрәч районы Татар Тау иле авылында (ТатХодяш) узачак Сабан туенда чыгыш ясый.

– Раяз, тагын кайсы төбәкләргә чакыру кабул иттең?


– Бүген шулай ук Биектау районына барачакмын, Алла теләсә. 4 июньдә – Питрәч районы үзәгендә, аннан соң Зәй районында, 5 июньдә – Арча районы үзәгендә узачак Сабан туйларында катнашырга җыенам. Арчадагы бәйрәмдә дәрәҗәле кунаклар арасында Татарстан Президенты да булыр дип көтелә.


– Артистлар Сабан туенда эшли генәме, әллә ял да итәме?


– Башкалар өчен җавап бирә алмыйм, әмма минем Сабан туенда ял иткәнем юк. Мине артист буларак Сабан туенда катнашырга чакыралар икән, мин ял итмим, ә эшлим.


– Ураза ае башланырга санаулы көннәр калып бара. Моңа махсус әзерләнәсеңме?


– Ураза тотам дип әйтә алмыйм, әмма ифтар ашы уздырырга, корбан чалдырырга телим. Ел да корбан чалдырам. Ураза ае – артистлар өчен концертлардан туктап ял итү чоры. Мин исә студиядә яңа җырлар яздырырга планлаштырам. Фирзәр Мортазин һәм башка талантлы шәхесләр тарафыннан иҗат ителгән күп кенә яңа җырларым бар.


– Бүгенге көндә популяр булган "Алма кебек кызарасың" исемле җырыңа клип төшерергә теләмисеңме?

 

– Клипны Ураза аенда Алмаз Сәмигуллин командасы белән төшерергә җыенабыз. Алмаз – минем туганым да әле ул. Аның эчтәлеге бик кызыклы һәм үзенчәлекле булачак. Клип зәңгәр экраннарга туган көнемә (8 июль – ред.) кадәр чыгар дип өметләнәм.


– Раяз, җәй айларында кайда ял итәргә уйлыйсың? Чит илгә барачаксыңмы?

 

– Көннәр матур торса, үзебезнең якларда да ял итәргә була. Авылга кайтып, балык тотып, су коену – менә дигән ял! Чит илләргә барырга кызыкмыйм, аның мәшәкате күп. Бәлки Кара диңгез буена Кырымга яки Сочига барып кайтырбыз.

 

Эльвира Шакирова

http://intertat.ru/tt/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus