Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балык Бистәсе районында гражданарны талау очраклары артты

Туксанынчы еллар кире кайткан диярсең, соңгы вакытта гражданарны талау очраклары артты.

Балык бистәсе авылларының берсендә төн караңгылыгы астында битлек кигән егетләр йортларга кереп хуҗаларны куркытып,кыйнап, акчаларын, ювелир бизәнү әйберләрен талап алалар һәм җинаять урыныннан качалар.

Полиция хезмәткәрләре бу җинаятьне кылуда шикле өч яшь егетне тоткарладылар. Район суды карары белән өчесе дә сак астына алындылар. Аларның даими эш урыннары юк, икесе элек тә хөкем ителгән булганнар. Чит кеше мал- мөлкәтен урлау максатыннан һөҗүм итү закон буенча талау дип классификацияләнә. Еш кына җинаятьче зыян күрүченең тормышына һәм сәламәтлегенә дә куркыныч тудыра. Закон буенча бу төр җинаять авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр рәтенә кертелә Аның өчен 10 елдан артыкка иректән мәхрүм итү каралган.

Ике яшь егет җиңел генә машина куарга ниятлиләр. Мәкерле планнарын тормышка ашыру өчен такси чакырталар. Күпмедер юл узганнан соң, такси йөртүчегә туктарга кушалар. Егетләрнең берсе аның битенә баллоннан газ сиптерә, икенчесе пәке белән битен җәрәхәтли. Шулай да шофер машинадан сикереп төшеп кала. Җинаятьчеләр дә ерак китә алмыйлар, руль идарәсен югалтып машинаны юл читенә каплыйлар.

Полиция хезмәткәрләре “кайнар эз” дән тоткарлыйлар үзләрен. Район суды карары белән алар да сак астына алындылар.

Кешенең сәламәтлеге, гомере өчен куркыныч тудырыдай көч кулланып автомобилне,яки башка төр транспорт чарасын тартып алган ( урлау максатыннан тыш) өчен 10 елдан артык срокка иректән мәхрүм итү каралган.

Хәсрәт юлбасарлар да хәзер рәшәткә артында үзләренә тиешле җәзаны көтеп утыралар.

Татьяна Вәлиева.

«Диалог» матбугат үзәге.

Фотосы: yasenevomedia.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus