Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки районында бүген балаларга бәйрәм ясадылар

Бүген район мәдәният йортында балалар өчен бәйрәм оештырылды.

Зал тулы малайлар-кызлар алдында башта үз яшьтәшләре концерт номерлары белән чыгыш ясады. Аннан соң район мәдәният йорты хезмәткәрләре Колобок турында  әкият сәхнәләштереп күрсәттеләр.

Бәләкәй тамашачыларны  Халыкара балаларны яклау көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Сәгъдиев, аның урынбасары Мария Платонова, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Айсылу Садретдинова тәбрикләделәр. Җитәкчеләрнең һәркайсы балаларга сәламәт, бәхетле  булып үсүләрен, ныклы белем алуларын, тормышта үз урыннарын табуларын теләделәр.

Хәйруллин Хәйрия фонды һәр елдагыча районыбыз балаларына

бәйрәм күчтәнәчләре дә әзерләгән иде. Тормышта авыр хәлдә калган, инвалид балаларга, приютта тәрбияләнүчеләргә – барысы 204 малай һәм кызга  фонд бүләкләре – тәм-томнар тулы пакетлар тапшырылды.

Быелгы бәйрәм тагын бер яңалык белән баетылган иде. Кичәгә быел һәм узган ел игезәк балалары туган биш гаилә кунакка чакырылган. Дөрес, аларның өчесе генә килә алды. Сәхнәгә игезәкләре Ильяс һәм Илсаф белән ирле-хатынлы Сафиннар (Базарлы Матактан), Динар һәм Динараны күтәреп Әхмитовлар (Базарлы Матактан), Адилә һәм Рифат белән Галәветдиновлар (Түбән Әлморзадан) күтәрелгәндә зал көчле алкышларга күмелде. Район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина бәхетле әти-әниләргә чәчәк бәйләмнәре, бәбиләргә аталган бүләкләрне тапшырды.

Балаларга багышланган бәйрәм чарасы күңелле узса да, күңелдә юшкыны калды. Соңгы вакытта үткәрелә торган  күп чаралар кебек үк, балалар бәйрәме дә башыннан ахырынача рус телендә генә барды. Республикабызның икенче дәүләт теле булган татар теленә бу бәйрәмдә дә “урын булмады”.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus