Идел буйлап – бер атна
Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан республика җитәкчелеге 24–31 майда Казан–Волгоград–Казан маршруты буенча Бөек Ватан сугышында катнашучылар, Советлар Союзы, Соңиалистик хезмәт геройлары өчен теплоходта круиз оештырды. Анда бездән шәһәр-район ветераннар советы рәисе Марсель Хуҗин һәм Геннадий Хәлиуллин катнашты.
Теплоход Тәтеш, Самара, Саратов, Волгоград, Тольяттида тукталып, круиздагылар ул шәһәрләрдәге ветераннар активы белән очрашты, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр куйды, мәктәп укучылары, яшьләр белән патриотик тәрбиягә багышланган түгәрәк өстәлләр оештырды.