Тәмәке көйрәтүчеләр сизелерлек кимегән
Соңгы елларда Россиядә тәмәке тартучылар саны өзлексез кими башлаган. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре сөйли.
Илдә хәзерге вакытта тәмәке тартучылар өлеше 31 % тәшкил итә. Бу – соңгы җиде ел өчен иң түбән күрсәткеч. 2013 елда, мәсәлән, Россиядә яшәүчеләрнең 41 %ы тәмәке көйрәтүе мәгълүм. Шул исәптән, социологлар әйтүенчә, бүген 17 % кеше көненә бер кап яки аннан күбрәк тәмәке тарта. 2013 елда андыйлар 24 % булган.
Ир-атлар (45 %) һәм яшьләр (18-24 яшь, 30 % ) хатын-кызлар (17 %) белән 60 яшьтән өлкәннәргә (15 %) караганда тәмәкене күбрәк тарта.
Тәмәке тартучыларның 28 %ы соңгы елда кулланылган тәмәке санын киметә алган. Андыйларның 41 %ы пенсионерлар. Ә күбрәк тарта башлаучылар 16 % тәшкил итә.
Бүген тәмәке тартмаучылар 69 % тәшкил итә. Шул исәптән 57 %ы әлеге начар гадәтне бер тапкыр да үз итмәгән.