Коточкыч юл-транспорт һәлакәте бүген иртән килеп чыккан.
Һәлакәт М-7 трассасында, Чаллы белән Алабуга арасында булган.
Ике йөк машинасы бәрелешкән. Бәрелеш шулкадәр көчле булган, хәтта бер йөк машинасының кабинасына кадәр "өзелгән". Һәлакәт вакытында йөртүчеләрнең берсе вафат булган. Һәлакәтнең сәбәпләре тикшерелә.