Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки районында сенаж сала башладылар

Район хуҗалыкларында 3854 тонна сенаж салынды. Ул көзге арыш һәм күпьеллык үләннәрдән салына. Азык хәзерләү “Юхмачы”, “Карга”, “Әхмәт” отрядларында әйбәт оештырылган.

Без Көньяк-Көнчыгыш филиалының “Әхмәт” отрядында сенаж салуның барышы белән танышып кайттык. 100 гектар мәйданны биләгән ут үләненнән биредә  өченче көн рәттән сенажга масса озаталар. Сенажны Чуаш Кичүе мегафермасының азык утарына салалар. Басуны кичә генә Фаил Яһудин чаптырып киткән булган. Бүген инде Владимир Мирлачев үзенең өр-яңа үзйөрешле азык хәзерләү комбайны белән теземнәрне ваклатып олау арты олау озата.

Без кырга килеп төшкәндә комбайн Ринас Таҗиевның зур йөк күтәрешле прицеп тагылган “Класс” тракторына сенаж төяп бара иде. Ринас белән Владимир шактый еллар бер тракторда алмашынып эшләделәр. Бүген инде Владимир Мирлачев  яңа комбайн иярли.

Ринас Таҗиев гомерлек механизатор. Ул 1988 елны армиядән кайткач тракторга утыра һәм шуннан бирле техникадан аерылганы юк. Районда “Кызыл Шәрык-Агро” оешуның (2004 ел) беренче көннәреннән үк алар Владимир белән биредә тракторда эшлиләр. отрядның иң ышанычлы, тәҗрибәле механизаторлары саналалар.

Ринас тракторының арбасы тулгач, комбайн астына КамАЗы белән Ринат Гәрәев басты. Ә без азык утарына юл тоттык.  Хәер, бу басу сенаж салынучы утар янәшәсендә генә диярлек.

Сенаж базына олау-олау яшел масса китереп бушатыла тора. Чуаш Кичүе егете Фәнис Борһанов үзенең К-701 тракторы белән ваклатылган үләнне базга оста итеп җәеп сала да шуны әйбәтләп таптата.

Бу атнаның дүшәмбесендә Татарстан хөкүмәтендә муниципаль районнар белән видеоконференц-элемтә режимында үткәрелгән киңәшмәдә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сенаж салганда аны әйбәтләп тыгызлауга зур әһәмият бирү кирәклеген ассызыклады. Бүген үләннәрнең каротин кебек маллар өчен бик тә кирәкле, файдалы элементларга бай чагы. Шуңа үләннәрне 15 июньгә кадәр беренче чабып җыеп алу бурычын да куйды министр. Күләм артыннан куып, азыкның сыйфатына һич кенә дә хилафлык килмәскә тиеш, диелде киңәшмәдә.

“Әхмәт”тә өч көндә 400 тонна сенаж салынган. Сенаж печән түгел, явып узган яңгырлар да әлеге эштә тоткарлык була алмаган. Егетләр биредә азыкны мулдан әзерләргә дигән теләк-омтылыш белән эшкә керешкәннәр. Табигать тә аларга мөмкинлек тудырып тора. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus