Бу хәл 2 майдан 3 енә каршы төндә Лаеш районында була. 56 яшьлек адәм өйдәш хатыны һәм икесенең дә уртак танышы белән бергә эчеп утыралар. Шулчак ир иптәшеннән көнләшеп, аны урамга куып чыгара һәм хатыны белән талаша башлый. Ул хатынның эченә суга һәм тегесе алган имгәнүдән шунда ук үлә. Аннары ир әле берничә көн дуслары белән эчеп йөри. Өйгә кайтканнан соң хатынын тураклый да, чормага яшерә. Күршеләре ханымның озак күренмәвенә борчылып участковыйга хәбәр итәләр. Ул чормада куркыныч табылдыкка тап була.
Өйдәшен үтергәннән соң да ит чабучы ике авылдашына пычак белән ташлана. Тик тегеләре исән кала. Җинаять эше кузгатылган.