Сак булыгыз – юлда балалар!
20 майдан 20 июньгә чаклы Әлмәттә шундый исем астында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырымый калу максатыннан айлык игълан ителде.
Әлеге чорда ЮХИДИ инспекторлары шәһәр һәм районда балаларның куркынычсызлыган тәэмин итүгә корылган рейдлар уздырачак. Аларда ЮХИДИ бүлегенең бөтен шәхси составы да катнашыр дип көтелә. Беренче чиратта инспекторлар автомобильләрдә балалар җайланмасы булуны тикшерәчәк (әлеге кагыйдәне бозучыларны 3000 сум күләмдә штраф көтә). Әлбәттә инде, җәяүлеләргә юл бирмәгән “лихачларны” да аямаячаклар. Автомобиль йөртүчеләр белән бергә юл кагыйдәләрен бозган җәяүлеләр дә игътибар үзәгендә булачак.
Хәзерге вакытта Әлмәт районы һәм шәһәрендә балалар катнашында 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Шуларның 8 чорагында зяын күрүче сабыйлар җәяүле ролендә булган.