Татарстанда 27 градуска кадәр җылыта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 24 майда, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы көтелә. Төнлә яшенле яңгыр ява. Яшен вакытында көньяк-көнчыгыштан искән җил секундына 15-18 метрга җитеп көчәя.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 9-14 градус булса, көндез – 27градуска кадәр күтәрелә.
Казанда төнге сәгатьләрдә – 14, көндез 25 градус җылы булыр дип фаразланыла.
intertat.ru
Фотосы: svoyurist.blogspot.ru