Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балык Бистәсендә күңел яраларын бәйләрлек кичә узды

Районыбызда тәрбиягә бала алучылар аз түгел. Алар елдан-ел күбәя генә. Мондый мөһим адымны киң күңелле, мәрхәмәтле кешеләр генә ясый ала, дип уйлым мин. Шушы көннәрдә район мәдәният йортында үткән күңелле очрашу кичәсе нәкъ шундый гаиләләр җыелды. Тәрбиягә бала алып бар мәхәббәтен биреп үстерергә, тәрбияләргә тыршалар алар.

 

Бәйрәмгә Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина, Опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Багаутдинова килгән иде. Әлеге гаиләләрне “Гаилә көне”  белән котлады алар.

Әлеге чара бу гаиләләр өчен бәйрәм көн булды. Бер-берең белән күрешеп аралашу, фикерләр белән уртаклашу, җыр-моң тыңлау – аларның барысының да кәефен күтәрде. Биш гаилә – Гарифуллина, Сибгатов, Шәвәлиева, Дубровина, Заһидуллин гаиләләре әлеге кичәдә үзләре дә катнашты. Кемдер җыр башкарды, шигырь сөйләде, биеде, театр куючылар да булды. Читтән генә күзәтеп торам. Балалары сәхнәгә чыкканда әкрен генә пышылдап теләкләрен җиткерә аналар, җырлап-биеп кергәч “молодец” дип мактап та куялар. Күңел нечкәреп китте. Аларга сокланмый мөмкин түгел. “Гаилә  минем өчен иң мөһиме. Балалар бары бер нәрсә - яхшы ата-ана турында хыяллана. Без ул мөхитне тудырырга тырышабыз”,- ди ун бала тәрбияләгән Сәлимә Шәвәлиева. “Без хәтта авырганда бер төрле авырыйбыз”,-дип әйтеп куйды Рәсимә Гарифуллина.

Әлеге гаиләдәгеләр холыклары, язмышлары белән төрле. Бер-берсенә охшамаган. Шулай да аларны ата-ана һәм бала мәхәббәте берләштерә.

                                             Гөлназ Зарипова.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus