Лениногорск исәпләү участокларыннан кеше өзелми
Шәһәрдәге бер санау участогы Мәдәният сараенда урнашкан. Иртәдән бирле кеше өзелми.
-Мин күбрәк олылар килә, дип уйлаган идем. Яшьләр бик күп килә икән, -ди сайлаучы 80 яшьлек Зинаида Красикова. - Димәк, алар киләчәгебезгә битараф түгел, мин моңа бик шат, - ди ул.
Мәдәният сараеның беренче катында сату ноктасы эшләп тора. Камыр ризыкларын төнлә пешерделәр, ди сатучы кызлар.