Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйдәге хисап участогының берсе 4 нче мәктәптә урнашкан

Зәйдә шәһәрнең 4нче мәктәбендә 16.28.264нче хисап участогы урнашкан. Сайлау участогында оештыру эшләренә җаваплы булган ГРЭС коллективы анны югары дәрәҗәдә үткәрүгә аеруча игътибарлы. Биредә хәтта сайлау бюллетеньнәре алырга беркадәр чиратлар да хасил булды. Дәртле музыка астында, бәйрәмчә оештырылган сайлау участогы эшеннән халык канәгать. Мәсәлән, җыел 90 яшен тутырган шәһәрдәшебез Мөгаздидә апа Вәлиәхмәтова өлкән кеше булуга карамастан сәяси мөһим вакыйгадан читтә калмыйча бик теләп килүен әйтә. - Мин балалар, оныклар киләчәге турында уйлап килдем монда. Без бит ачы сугыш михнәтләрен күргән буын, үзебездән соң килүче буыннарга андый язмышлар язмавын теләп, үз сүземне белдерәсем килде. Хәзерге ил, республика җитәкчеләре сәясәтен бик хуплыйм. Төрле илләрдә безнең Бөек Ватан сугышы чорында ил азатлыгы өчен көрәшүебезне юкка чыгарып күрсәтергә тырышалар, ә безнең илдә 9 май бәйрәмен өлкәннәрне бик тә зурлап оештыруларыннан куйган тырышлыкларыбызны онытмауларын күреп, сөенеп яшибез. Әби-баба буынын, аның гамәлләрен хөрмәтләгән ил җитәкчеләренә ышаныч зур, - диде ул. Сайлауларда яшьләр дә күпләп катнашты. Араларыннан берсе булган Александр, һәр кеше үз киләчәген үзе сайларга тиеш, мондый мөмкинлек тудырыла икән алдагы көннәргә битараф калырга ярамый, ди. Шәһәр прокуроры урынбасары Ленар Рәхмәтуллин исә, алдан тавыш бирүләр оештыруның халык арасында сәяси, хокукый үзаңны үстерү өчен дә бик уңай йогынты ясавын әйтә. -Шәһәребездә беренче тапкыр сайлаучылар да шактый, алар алдан ук бу сәяси вакыйгага әзер, сайлауның ничек баруын алдан ук күреп, белеп торырга тиешләр. Сайлаулардан курыкмыйча, битараф калмыйча үз конституцион бурычыңны үтәргә әзер булу бик мөһим, - дип ассызыклыды ул. ( фотоларны түбәннән карагыз)

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus