Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сарабикколдагы игелекле кешеләр турында менә ниләр язалар

Гомер юлы катлаулы. Кара болытлы, сикәлтәле юллы көннәре дә була. Шундый чакта ярдәм кулы сузучы туганыңдай якын кешегә әйләнә. Тормыш сукмагында мотаҗлык туса, “кеше” булган кешегә мөрәҗәгать итәм. 

 

Миңа бик еш Сарабикколда  Мәсхүдә Әхмәтовага гозерләнергә туры килә. Син сораган әйберне өеңә үк китереп китә. Ул искиткеч булдыклы эшчән гаилә башлыгы! Алардан алган ризык – бәрәкәтле, балалары итагатьле, игелекле. Туган ягымнан машинада үтеп баручылар - Рамил Гатаулин, Сәгадәт Нуруллина, Әлфия Фәсхетдинова – алар бик күбәү. Сарабикколлар да: мәрхүм Марс Корбанов, исән-сау Илшат Әхмәтов һәм башкаларга, күрешеп, рәхәтләнеп сөйләшергә вакыт кызганмаганнары, әңгәмә корганнары өчен мең рәхмәт. 
 
Сарабикколда социаль яклау бүлеге хезмәткәре Ильмира Әхмәтовага бөтен авыл рәхмәтле. Сөт, катык, йомырка, каймаксыз  торганыбыз юк. Ул китергән ризык риясыз, ләззәтле. Ул эше, хезмәте, яшәү рәвеше белән затлы-данлыклы Әхмәтовлар (Салих белән Галия) нәселе килене.
 
Игелекле кибетчеләребез дә бар безнең. Эчә торган суыбыз бик чиста түгел. Шуңа да даими “Волжанка” алабыз. Аны безгә кибетче Татьяна Садыкова ире Радик белән китереп китәләр. Таняның сәүдә итү тәртибен дә халык бик ярата. Туган телебездә (татарча) сөйләшә. Кибетчеләр арасында күңелгә Фәридә Шиһапова бик якын.
 
 “Кеше гозерен үтәү – затлы кешеләр гамәле”, ди халык мәкале.  Әнә шундыйлар турында язасы да, язасы әле. Мәсәлән, күршебез Шамил Якупов – пенсионер, исәнлеге дә бик еш борчый. Әмма берәр йомышың төшсә, ул һәрчак сиңа ярдәм итә. Рәхмәт игелекле диндар күршебезгә. Рәхмәт барлык кибетчеләребезгә: Венераны бик яратам. Ул әйберне пакетка тутырып, элмәкләп бәйләп куя. Тәртипле кеше шулай бәйли, дия иде миңа һәр эштә җайлылыкны яратучы газиз әнкәем.
 
Авыл халкына чәчтараш җитенкерәми. Барын бар, ләкин берәү генә – кулында ут уйнатучы Әлфия Бәдгетдинова. Тик ул бездән шактый ерак яши, дип тотынган идем. Рәхмәт төшкере, килде дә ялт иттереп җиңел кулдан кисеп тә китте чәчемне. Чиксез рәхмәт аңа. Гомер буе кулының рәхәтен күрсен. 
 
Күптән түгел бик игелекле дус, туган Минрахман Сафин гаиләсе бездә булып китте. Туган авылы Сарабикколны сагына ул. Килгәч, барлык хезмәттәшләрендә булып чыккан. Өлкән зоотехник Исмәгыйль Йосыпов миңа кып-кызыл, күз явын алырлык алма биреп җибәргән. Чиксез рәхмәт, Исмәгыйль энем. Хуш исле алсу алмаң әле дә өстәл өстен бизәп тора.
 
 
Рәхимә Хәбибуллина,
 
Сарабиккол

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus