Әлмәт журналистлары Матбугат көнен бәйрәм итте [+ФОТОЛАР]
Бүген "Снежинка" ял базасында Әлмәт журналистлары гөрләтеп Матбугат көнен бәйрәм итте.
Быелгы бәйрәм узганнарыннан аерылып торды: бер төркем кыю каләм ияләре "Лазертаг" уенында көрәш җәелдерсә, икенчеләр кызыклы эстафеталарда күңел ачты. 19 майда – Матбугат көнендә билгеләнеп үтә торган Пионер көнен искә алып, уеннарны "Пионерлар" оештырды. Кино елы да читтә калмады – журналистлар һинд йолдызлары булып, музыкаль фильмда да "төште", күмәк уеннарда иң зирәкләрне, җитезләрне ачыклап, бүләкләргә ия булды. Табигать кочагында оештырылган ял, болытлы көнгә дә карамастан, җылы мохитта һәм бик күңелле узды.