22 май – кандидатлар сайлау көне
Мәгълүм булганча, 18 сентябрьдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз. Бу якшәмбе – 22 майда “Бердәм Россия” партиясе инициативасы белән депутатлыкка кандидатлар сайлау уздырыла. Муниципаль районда депутатлыкка кандидатларны сайлап алу буенча тавыш бирү өчен 13 сайлау участогы (5се – шәһәрдә, 8е –авылларда) булдырылды. Алар – шәһәрнең 1, 4, 5, 6, 7нче мәктәпләрендә, Аксар, Бигеш, Ал.Бистәсе, Кадер, Сәвәләй, Иске Маврин, Югары Мәлем, Якты Күл авыл җирлекләрендә. Участокларда алдан тавыш бирү иртәнге сәгать 8дән кичке сәгать 8гә кадәр оештырыла.